Татарстанда 4000 гаилә ана капиталының калган акчаларын бер тапкыр түләнә торган түләү рәвешендә алды

2025 елның 14 феврале, җомга

       2024 елдан  башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе ана капиталы  акчасының калган өлешен бер тапкыр түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланды.         Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.

        Ана капиталы акчаларын төрле максатларда (мәсәлән, торак шартларын яхшырту яки балалар укыткан өчен түләү) файдаланганнан соң, счетта 10 мең сумнан да азрак акча калган очракта, гаилә аны   акчалата  алырга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы ана капиталы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә.

         Мондый мөмкинлек элек ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту, балалар укыткан өчен түләү, ананың  тупланма пенсиясен формалаштыру яки законда каралган башка максатларда  кулланган барлык гаиләләргә бирелә.

         Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирелгән гариза буенча уңай карар чыгарылганнан соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә.

                  Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар   мөрәҗәгать итә ала:

        - Бердәм контакт-үзәк аша: ☎ 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45);

  - Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең рәсми социаль челтәрләрдә:                     -  - ВКонтакте

- Одноклассники

- Telegram

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International