Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе инициативасы белән җибәрелгән “Безнең батырлар” акциясе кысаларында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә никахларын теркәгән Дарья һәм Валерий, Ватанны һәм якыннарын яклаучы хәрби хезмәткәрләр өчен котлау открыткасы имзаладылар.
Яшь парлар никахларын тыйнак кына уздырдылар һәм бу истәлекле көндә алар батырларга рәхмәтләрен һәм тизрәк өйгә җиңү белән кайту теләген белдерделәр.