Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Әфганстан юллары буйлап» Хәтер сәгате үткәрделәр. Алып баручылар сугыш тарихының иң фаҗигале битләренең берсе – Әфган сугышы тарихы турында сөйләделәр. Чара барышында нәфис фильмнардан кадрлар трансляцияләнде, әлеге темага шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Әфган сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.