Урюм авыл Мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне. Бу истәлекле дата үз иленең чикләреннән читтә  бурычын үтәгән сугышчы - интернационалистлар хөрмәтенә багышланган.

Урюм авыл Мәдәният йортында "Әфганстан юллары белән" исемле хәтер сәгате узды, ул гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгына, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган иде. Әфган сугышында катнашкан Курков Анатолий Павел улы үзенең хезмәте турында сөйләде, барысынада исәнлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

   ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International