Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

14 нче февральдә 19 нчы гасырның бөек галиме, язучы, мөгаллим, фольклорчы Каюм Габденнасыйр улы Насыйриның тууына 200 ел тулды. Келәш модель китапханәсендә бу вакыйга уңаеннан “Каюм Насыйри мирасы” дип аталган әдәбиханә үткәрелде. Чарада катнашучылар язучының иҗат һәм тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар. Китапханәчеләр билгеләп үткәнчә, Каюм ага киләчәк буынга искиткеч бай мирас калдырган. Мөселманнардан беренче булып татар халкының белемле булуына омтылган. Аның һәр әсәре тәрбияви әһәмияткә ия. Язучының аеруча мәгънәле әсәрләреннән өзекләр укылды. Жыйнап туплаган халык аваз иҗаты әсәрләре халык җәүһәрләренең югалуына юл куймаган. Эльмира Шәрифуллина “Каюм коесы” поэмасында язганча, әдипнең иҗат коесыннан безгә белемне аласы да аласы.

Чара мультимедияле презентация белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International