15 февральдә «Форпост» үзәге активистлары Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «төзәлми торган рана - Әфганстан» хәтер сәгате үткәрделәр.
Чара барышында укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, беркем дә игълан итмәгән Әфган сугышы башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең кайтарып булмаслык югалтулары турында белделәр. Укучылар игътибарына «Әфганстан-безнең хәтер һәм авырту» дигән презентация тәкъдим ителде. Һәлак булган солдатларыбыз һәм офицерларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, хәрби бурычларын үтәгәндә фидакарьлек, каһарманлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт күрсәттеләр.