Тоншерма урта мәктәбендә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчыларны искә алу көненә багышланган чара узды. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын чыгарудан һәм Дәүләт Гимннарын башкарудан башланды.
Тантаналы линейкада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә булучы Т. Н.Туйдуков һәм СВОда катнашучыларының әнисе катнашты. Линейкада үзләренең интернациональ бурычларын үтәп, өйләреннән еракта Ватан мәнфәгатьләрен яклаган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, тынычлык өчен үз гомерләрен биргән геройларның исемнәрен искә төшерделәр.
Укучылар, тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген аңлап, аларның батырлыклары турындагы хикәяләрне игътибар белән тыңладылар. Линейкадан соң Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы - интернационалист Г.Л. Илюшкин истәлегенә куелган обелискка гирлянда һәм чәчәкләр салдылар.