Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

18 нче февральдә Тәтеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Фәрит улы Әхмәтшин, Келәш җирлеге башлыгы Фәнил Хәлим улы Галимов,  мәдәният  хезмәткәрләре район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән Бөек Ватан сугышы чорында эчкерсез хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә һәм толларга «1941-1945 нче елларда Бөек Җиңүнең 80-еллыгы» юбилей медален тапшырдылар.

Айрат Фәрит улы аларга олы хөрмәтен белдереп, нык сәламәтлек, озын гомер теләде. Тыл хезмәтчәннәре игътибар күрсәтүләре өчен  олы рәхмәтләрен белдереп, изге теләкләрен юлладылар.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International