«Кешене тәрбияләү» тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

2024 елның 18 февралендә «Кеше тәрбияләү» тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы булып узды («Сыйныф коллективын тәрбияләү» һәм «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинацияләре).

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле рәвештә үскән һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүнең яңа формаларын, тәҗрибәләрен һәм инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклау һәм профессиональ бергәлеккә трансляцияләү.

Конкурсның муниципаль этабында тәрбия өлкәсеннән 13 педагог катнашты.

Конкурс көннәре сынауларына түбәндәге биремнәр кертелде:

1) «Тәрбия лидеры» визит карточкасы;

2) Тәрбия практикасы паспортын презентацияләү;

3) Тәрбия практикасы буенча мастер-класс.

Барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык күрсәттеләр, авыр, ләкин бик мөһим тәрбия эшендә табышлар белән уртаклаштылар, хезмәттәшләре белән аралашудан уңай көч алдылар.

Нәтиҗәләр конкурсның барлык номинацияләре тәмамланганнан соң игълан ителәчәк.

Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International