«Әкият» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Солдатка хат»патриотик акциясендә актив катнаштылар.
Балалар хәрби операция-авыр эш, анда солдат һәр сәгать саен үз гомерен куркыныч астына куюын беләләр. Сугышчыга ял минутларында хат рәвешендә яхшы хәбәр алу шундый күңелле! Хатның кемнән булуы мөһим түгел, бары хәбәрнең яхшы булуы күпкә мөһимрәк. Үзләренең хатларындагы рәсемнәре белән балалар сугышчыларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклап, алгы сызыкта торган солдатларга ярдәм сүзләрен әйттеләр.
Бу сүзләр сугышчыларга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кичергән ихласлык, җылылык, рәхмәт һәм горурлык хисләрен җиткерә алырлар һәм авыр вакытта аларның күңелләрен җылытырлар дип өметләнәбез.