19 февраль Олы Шәмәк авылындагы Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Тәтеш районы мәдәният йортының хезмәт ветераннары хоры (җитәкчесе Маргарита Адайкина) катнашында «Тормыш буенча җыр белән» дип исемләнгән концерт программасы булып узды.
Концерт Ватанны саклаучылар көне кысаларында «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары тарафыннан оештырылды. Программада хор башкаруында патриотик, рус халык җырлары, дәртле такмаклар, халык биюләре яңгырады. Интернатта яшәүчеләр искиткеч концертлары өчен алкышлар белән рәхмәт белдерделәр. «Тәтеш интернат-йорты» ДАССО директоры Людмила Самаркина хорда катнашучыларга ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләп, рәхмәт хаты тапшырды.