19 февраль көнне Тәтеш шәһәренең «Түбәтәй Tower» визит-үзәгендә Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1- 4 сыйныф укучылары өчен «Фольклор сандыгы» дип исемләнгән әдәби-танып белү программасы узды. Балалар китапханәчесе укучыларга рус фольклоры турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, бу сәнгать үзенә кагылган һәркем тоя торган гаҗәеп тарту көченә ия. Укучылар рус халкының балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булган бик күп мавыктыргыч уеннар һәм күңел ачулар булдырганлыгын белделәр. Программада катнашучылар таныш әкиятләрне, җырларны, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, борынгы халык уеннары уйнадылар.