Әкият балалар бакчасы хәбәр итә

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Әкият»балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне алдыннан СВО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыю буенча «Без бергә! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»акциясе узды.

Анда балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уртак тырышлык белән медикаментлар , шәхси гигиена кирәк - ярагы, озак саклана торган азык - төлек продуктлары, капчыклар һ. б. җыелды.  Балалар педагоглар белән бергәләп кул эшләре , җылы теләкләр язылган котлау открыткалары ясадылар. Җыелган гуманитар ярдәм «Ана йөрәге» волонтерлык төркеменә тапшырылды.

Ә балалар бакчасы хезмәткәрләре җыйган акчалар Көньяк "Себер" махсус билгеләнештәге отрядка тапшырылды. Читтә калмаганнарның барысына да зур рәхмәт белдерәбез!

      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International