15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне — сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу көнне без Әфганстан сугышчыларын гына түгел, ә илнең «кайнар нокталарында» үз гомерләрен биргән егетләрне дә искә алабыз. Ватанны саклаучылар елы, оборона-массакүләм, патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында һәм бу дата кысаларында мәктәптә «Әфганстан – безнең хәтер һәм авырту»батырлык дәресе үткәрелде.