Вакытлыча эшкә сәләтсезлек һәм ана булу белән бәйле очракта мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча хокукый мөнәсәбәтләргә үз теләге белән кергән зат буларак теркәлү өчен мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды (алга таба – Татарстан Республикасы буенча ОСФР) бүлегенә түбәндәге документларны тапшырырга (җибәрергә) кирәк: теркәлү турында гариза, шәхесне таныклаучы документ. Теркәлү турында гариза иминиятләштерүченең вәкаләтле вәкиле тарафыннан тапшырылган очракта тиешле вәкаләтләрне раслый торган документ күрсәтелә.