Бүген 21 февраль көнне Ватанны саклаучылар елы, оборона-массакүләм һәм спорт эшләре айлыгы, Ватанны саклаучылар көне һәм «Бөек Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе алдыннан безнең мәктәп укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе обелиск территориясендә кар чистарттылар.
Иртән без, көрәкләр һәм яхшы кәеф белән коралланып, карны җыештырдык. Без бергәләп тырыштык, нәтиҗә безне шатландырды.