23 февральдә батырлык, каһарманлык һәм кеше характерындагы ныклык бәйрәме, рухи көч, Ватаныбыз, тынычлык өчен чиксез җаваплылык бәйрәме билгеләп үтелә.
«Әкият» балалар бакчасының логопедия төркеме балалары Бөек Ватан сугышы ветераны Авдонин Иван Николаевичка открытка ясадылар, ә пешекчеләр аңа тәмле пирог пешерделәр. Тәрбияләнүчеләр ветеранга сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия запасы һәм озак еллар яңа буынга дөрес юл күрсәтүче булып калуын теләп котлау открыткасы да әзерләделәр.
Открытка, пирог һәм иң җылы теләкләрне ветеранга кызы Авдонина Надежда Ивановна аша тапшырдылар.