Татар теле тәрбиячесе Абдурахманова А.В. зурлар төркемендә Халыкара туган телләр көненә багышланган тематик дәрес үткәрде. Чарада балалар татар теленең үзенчәлекләре, аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар.
Мавыктыргыч уеннар һәм мультимедиа материалы балаларга күптөрле телләргә чумарга ярдәм итте. Балалар татар, рус, чуаш, мордва, инглиз һәм башка телләрдә һәр кеше өчен иң мөһим булган «әни» сүзен ничек әйтүләрен кызыксынып тыңладылар. Шөгыль телләрне өйрәнүгә генә түгел, төрле халыкларның туган телләренә һәм мәдәниятләренә хөрмәт формалаштыруга да ярдәм итер дип ошынабыз.