"Батырлык атналыгы", оборона - массакүләм, патриотик һәм спорт эше айлыгы кысаларында безнең балалар бакчасында Тәтеш районы дәүләт автоинспекциясенең балалар юл - транспорт травматизмын пропагандалау буенча инспекторы Л. Р. Сәгъдиев белән очрашу булды.

2025 елның 22 феврале, шимбә

Әңгәмә барышында балалар юл билгеләрен искә төшерделәр, юл аша чыгу кагыйдәләре, юл чатларының нинди булуы турында белемнәрен ныгыттылар.

Линар Рәшит улы балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм юлда үз - үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искәртте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International