23 февраль Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватан солдатларына Дан» дип исемләнгән бәйрәм концертлары, «Геройлар даны белән горурланабыз!» исеме астында тантаналы митинглар, «Россия горурлыгы һәм даны!» дигән патриотик акцияләр, батырлык дәресләре булып узды.