23 февраль көнне Урюм авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ватанны саклаучыларга дан һәм хөрмәт” дигән бәйрәм концерты узды. Ирләргә җылы сүзләр, җырлар, шигырьләр яңгырады.
Авыл халкы матур бәйрәм концерты өчен артистларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде.