2025 елның 24 февраленнән 14 апреленә кадәр «Кеше тәрбияләргә», «Йөрәгемне балаларга бирәм» тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсларының республика этаплары узачак. Конкурсның максаты - Татарстан Республикасының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле рәвештә үскән һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүнең яңа формаларын, тәҗрибәләрен һәм инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклау һәм профессиональ бергәлеккә трансляцияләү.
Тәтеш районыннан 3 тәрбия өлкәсе педагогы – муниципаль этапта үз номинацияләрендә җиңүчеләр катнашачак:
«Сыйныф коллективын тәрбияләү» номинациясе
Рәхмәтуллина Ф.М., Олы Тархан урта мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе;
«Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясе
Максимова А.А., Тәтеш татар урта мәктәбенең педагог-оештыручысы;
«Балачак навигаторлары» номинациясе
Игнатьева А.С., Нармонка урта мәктәбенең балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе.