23 февральдән 25 февральгә кадәр республика олимпиада үзәгендә А.М.Терентьев исемендәге XXXI Идел буе укучыларының фәнни экология конференциясе узды.
Чара укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә гамәли эшкә җәлеп итү, экологик хәлне яхшырту, иҗади фикерләүче һәм һөнәри юнәлешле укучыларны ачыклау буенча Идел буе төбәкләренең тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан уздырыла.
Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе оештыра.
Безнең районнан Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Матиева Азалия (остазы Хөснетдинова Г.М.) чыкты.
Оештыручылар оригиналь эш буларак Азалиянең экология проектын билгеләп үттеләр һәм фәнни конференциядә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр.