Үзәк китапханә хезмәткәрләре атказанган табиб Николай Ильич Карташовка багышланган «Йөрәк чакыруы һәм кушуы буенча» истәлекләр кичәсе үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр хөрмәтле докторның хезмәт юлы турында сөйләделәр. Җыелышта катнашучылар аның эш көннәрендә булган истәлекләре, кызыклы тарихлары белән уртаклаштылар. Слайд-шоуда Тәтеш үзәк район хастаханәсе тормышыннан төрле чорлардагы уникаль кадрларны күрергә мөмкин иде.