«Иң татлы тел –туган тел» интеллектуаль уены

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

25 февраль көнне Тәтеш шәһәренең «Түбәтәй Tower» үзәгендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Иң татлы тел-туган тел» интеллектуаль –танып белү уены булып узды. Уенда шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты, алар татар теле, мәдәнияте һәм туган як тарихы өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр.

Уенны Тәтеш районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге (Гарипова Р.А.) һәм өстәмә белем бирү үзәге (Шәрәфиева Г. в.) оештырды. Чара барышында укучылар мантыйк, тапкырлык һәм туган телне белүне таләп итүче төрле конкурсларда һәм викториналарда көч сынаштылар. Уен дустанә һәм танып белү атмосферасында узды.

Җиңүчеләр һәм призерлар командалары мәгариф бүлеге дипломы белән бүләкләнделәр.

Җиңүче - «Өмет» командасы -Ханжин П. С. ис. Тәтеш 1нче урта мәктәбе, җитәкчесе Гомәрова Р. Ф.;

Призерлар: «Татар балалары» – А. А. Соколовский ис. 2 нче Тәтеш мәктәбе, җитәкчесе Нәфигина Г. А.;

«Өч дус»  – Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе, җитәкчесе Г.Н. Сәгыйрова.

«Туган телне саклау һәм үстерү – безнең уртак бурычыбыз. Бу интеллектуаль уен кебек чаралар балаларыбызның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмыйча, аларда үз мәдәниятебезгә һәм гореф - гадәтләребезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли,» - дип чараны оештыручылар билгеләп үтте.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International