“Масленица”ны бәйрәм итү - «Әкият» балалар бакчасында күркәм традиция. Бу - халыкның иң яраткан, күңелле һәм шау-шулы бәйрәме. Масленица атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршылыйлар. Кояш, коймак һәм карачкы бәйрәмнең символы булып санала.
Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы узды. Скоморох, Аю һәм тынгысыз Убырлы карчык төрле күңелле уеннар оештырдылар: балалар көч һәм җитезлектә ярыштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Ә төшке ашны ашаганда балалар тәмле коймаклар белән сыйландылар.