Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.
Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырсалар, пенсия яки башка социаль түләүләрне ачыклау яки яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларыгызны әйтергә сорасалар, моны эшләмәгез! Билгесез кешеләргә үзегез турында бернинди мәгълүмат хәбәр итмәгез.
Таныш булмаган яки шикле номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез һәм таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен парольне, паспорт, банк картасы номерын һәм аның ПИН-кодын хәбәр итмәгез.
Телефоннан шалтырату буенча гражданинны шәхси кабул итүгә яздырырга, ә аннары язылуны СМС буенча килгән код белән расларга тәкъдим итсәләр, бу, һичшиксез җинаятьчеләр. Социаль фонд сайтында гражданнар өчен "Кабул итүгә алдан язылу" электрон сервисы бар, анда һәркем клиент хезмәтенә килү өчен уңайлы көн һәм вакытны сайлый ала.
Еш кына алдакчылар искергән карта яки пенсия акчасы керә торган банк счеты номеры турында хәбәр итәләр һәм акчаларны үзләре үк хәбәр итә торган банк счётына күчерергә мәҗбүр итәләр. Бу очракта шуны истән чыгармаска кирәк: пенсияне китерү ысулын, Социаль фондның төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп бары тик пенсионер үзе генә сайлый . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- Бердәм контакт-үзәк аша: ☎ 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45);
- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең рәсми социаль челтәрләрдә: - ВКонтакте
- Одноклассники