Бүген Тәтеш шәһәре хакимияте бинасында 2025-2030 елларда Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча куст киңәшмәсе узды. Аны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үткәрде. Киңәшмә эшендә Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, шулай ук Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары башлыклары һәм Башкарма комитет җитәкчеләре катнашты.