2025 елның 5 мартында МБУ ӨББ «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының өстәмә белем бирү үзәге» базасында Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел тулуга багышланган «Яшьлек ХХI- Җиңүчеләргә» Бөтенроссия видеороликлар смотр-конкурсының төбәк этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Тәтеш муниципаль районы ветераннар Советы җитәкчесе Илларионова Ольга Михайловна катнашучыларга һәм эш җитәкчеләренә Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларның) региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләкләр тапшырды:
Пескова Арина (җитәкчесе Пескова Ю.Д.) МБУ ӨББ «Өстәмә белем бирү үзәге»;
Муллина Валерия (җитәкчесе Торгашова А.Н.) “Богдашкино төп гомуми белем бирү мәктәбе”
МБМУ Шперлинг Полина- 212 группа курсанты, Голод Матвей - 106 группа курсанты, Ворначева Ангелина - 212 группа курсанты (җитәкчесе Чернова Е.В.) ДАҺБУ «Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте»