Мәдәният яңалыклары

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

5 март Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль программасы кысаларында «Кадерле һәм яраткан кешем өчен сувенир» иҗат остаханәсе булып узды. Чарада катнашучылар интерьерны бизәячәк, бәйрәм рухы тудырачак сувенир ясадылар. Кулдан килгән материаллардан — кәгазь тастымаллардан һәм шпажкалардан сувенир әзерләү чарада катнашучыларны мавыктырды һәм Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырды. Чара балаларның иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен ачу мәйданчыгына әверелде, шулай ук әниләренә үз куллары белән бүләк булдырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International