5 март Байраш авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль программасы кысаларында «Сөекле әни» открыткасы ясау буенча мастер - класс булып узды. Халыкара хатын —кызлар көне алдыннан балалар үзләренең тормышындагы иң мөһим кешегә-үз әниләренә открыткалар әзерләделәр. Картон, төсле кәгазь һәм кәгазь тастымаллар кулланып матур открыткалар ясадылар. Шулай ук аларга үзләренең изге теләкләрен яздылар.

