Нармонка мәктәбендә оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыгын ябу тантанасы узды. "Мәктәптә оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыгы югары дәрәҗәдә узды. Барлык планлаштырылган чаралар да үткәрелде."- дип билгеләп үтте мәктәп директоры Т.Г. Садыйкова. Традиция буенча, айлык гомуми мәктәп линейкасы белән тәмамланды, ул башкарылган эшләрнең үзенчәлекле нәтиҗәсе булып тора. Иң актив сыйныфлар билгеләнде һәм, әлбәттә, грамоталар һәм дипломнар тапшырылды.