«Машина йөртүче әниләр, сез безнең фәрештәләр»

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан «Әкият» балалар бакчасында «Машина йөртүче әниләр, сез безнең фәрештәләр» акциясе узды.
Акция барышында балалар машина йөртүче хатын - кызларны бәйрәм белән котладылар, балаларының иминлеген кайгыртканнары өчен рәхмәт әйттеләр, аларга тигез юллар һәм светофорның яшел сигналын теләделәр. Шулай ук балалар машина йөртүче хатын — кызларга алдан әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International