Мәдәният яңалыклары

2025 елның 7 марты, җомга

6 март Киртәле авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль программасы кысаларында «Яраткан әниемә открытка» мастер – классы булып узды. Әнигә үз кулларың белән ясалган открытка — ул иң якын кешеңә мәхәббәтеңне һәм рәхмәтеңне белдерүнең менә дигән ысулы. Бу кадерле, яраткан әниләр өчен күңелгә үтеп керә торган бүләк булачак. Катнашучылар аңа осталык һәм сабырлык кына түгел, талант, фантазия һәм әлбәттә инде, туган кешегә мәхәббәт тә сала алдылар. Чарада катнашучыларның барысы да бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International