Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

8 март көнне Байраш авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәйрәм бүген, бәйрәм!" дип исемләнгән  концерт узды. Хатын-кызларны Байраш авыл җирлеге башлыгы Губеев Әсхать Минзаһит улы котлады.

Сәхнәдән әниләр турында таныш һәм ягымлы, яз турында шаян һәм күңелле җырлар яңгырады. Тамашачылар игътибарына кызыклы күренешләр, дәртле биюләр күрсәтелде. Концерт дәвамында залда җылы атмосфера хөкем сөрде һәм бетмәс-төкәнмәс алкышлар яңгырады.

     ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International