Алкоголь кабул итү кешенең физик сәламәтлегенә генә түгел, ә тормышның бөтенләй төрле якларына кагылып, илнең социаль һәм икътисадый үсешендә чагыла. Соңгы елларда алкоголизм үсешен кисәтү безнең илдә дәүләт сәясәтенең өстенлеге булып тора, алкогольгә каршы актив чаралар күрелә.