Террорчылык проблемасы хәзерге дөньяда иң актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Балалар һәм яшүсмерләрне террорчылык белән бәйле куркынычлар турында кисәтү максатыннан, балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Террорчылык.
Төп саклык чаралары» дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү үткәрде. Укучылар кешеләрне террорчылык актларын башкарырга этәрергә мөмкин булган сәбәпләр һәм теракт яки тоткынлыкка алу куркынычы очрагында үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында белделәр. Очрашу азагында укучылар террорчылыкка каршы көрәш һәм аның нәтиҗәләрен булдырмау ысулларына багышланган белешмәләр алдылар.