17 апрель 19.00 сәгатьтә Тәтеш районы мәдәният йортында Чуваш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбленең «Бердәм гаиләдә» дип исемләнгән концерт программасы булачак.
Тамашачыларга рус, чуаш, татар, мари, мордва һәм башкорт халыклары мәдәниятенең уникальлеген һәм матурлыгын ассызыклаучы ачык номерлар күрсәтеләчәк. Сәхнәдән танылган милли композиторларның әсәрләре, халык җырларын эшкәртү һәм заманча композицияләр яңгыраячак.
Билетларны район мәдәният йорты кассасыннан алырга мөмкин.
«Пушкин картасы» буенча сатып алу мөмкинлеге дә бар.
Белешмәләр өчен телефон: 89991550395, 25758.
Яшь категориясе 6+