“Кулланучы, үз хокукларын бел”

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан мәгълүмат залында Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Тәтеш балкышы” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге килү төркеменә йөрүче яшьләр өчен “Кулланучы, үз хокукларын бел” дигән хокукый ликбез үткәрделәр.

Чара барышында катнашучылар “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон белән таныштылар, тиешле тематика фондыннан китерелгән китапларны карадылар, сорауларга актив җавап бирделәр, маркировканы, төрле товарлардагы билгеләрне һәм символларны расшифровкаладылар, уен эшчәнлеге барышында төрле ассортиментны саклау вакытларын куйдылар.

Әлеге чараны уздыру яшьләрнең кулланучылар хокуклары турында белем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә, ә практик гамәлләр социаль-көнкүреш адаптациясе нәтиҗәсен яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International