Нәкъ чирек гасыр элек Тәтеш шәһәренең «спорт мәктәбе» төзелә. Бу еллар эчендә мәктәп бик күп талантлы малайлар һәм кызлар чыгарды, аларның күбесенә үз эшләрен табарга, тормыш юлын билгеләргә ярдәм итте. Тренер-укытучыларның уртак тырышлыгы, ата-аналар катнашында һәм район администрациясе ярдәме белән мәктәптә физкультура-спорт эшчәнлеге өлкәсендә баланы үстерү өчен шартлар тудырылган.