Мәдәният яңалыклары

2025 елның 11 марты, сишәмбе

11 март мәдәният хезмәткәрләре: Алабирде мәдәният йорты директоры - Алсу Шәһиәхмәтова, Олы Шәмәк мәдәният йорты директоры - Елена Савелькина һәм Келәш мәдәният йорты директоры - Гөлчәчәк Галимова «Буа дәүләт драма театры» ТР ДАУК базасында узган, Закиров исемендәге «Идел - йорт» театр коллективларының XXV төбәкара фестиваль - конкурсы кысаларында иҗат лабораториясе эшендә һәм балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивалендә катнаштылар. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлзада Садриева чыгыш ясады. 

Режиссерлык осталыгы буенча мастер-классны «Әкият» ТДТК сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының иҗтимагый Советы рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәният Советы әгъзасы Нияз Игъламов үткәрде. Соңыннан театр артистлары Миргазиян Юнысның «Гөлҗамал» әсәре буенча куелган премьераны күрсәттеләр (режиссеры Булат Гатауллин).

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International