Татар теленнән республика олимпиадасы

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

11-13 март көннәрендә Казан шәһәрендә,  укучыларның туган тел (татар) фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары олимпиадада Тәтеш районын лаеклы тәкъдим иттеләр:

• Садыйкова Динара;

•  Гомәрова Сафия;

• Тупикова Сөмбел.

Олимпиада призеры булган 4 класс укучысы Садыйкова Динараны билгеләп үтәсе килә!

Динараны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм остазы М. Х. Сәгыйтовага югары профессиональлеге һәм үз эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәбез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International