14 март көнне Килдеш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен «дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру аша кече сыйныф укучысының иҗади потенциалын үстерү»темасына багышланган район семинары узды.
Семинарда катнашучылар дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле юнәлешләре кысаларында гамәлгә ашырыла торган конкрет чаралар белән таныша алдылар. Район педагоглары тәҗрибә уртаклаштылар, үзләренең методик эшләнмәләрен күрсәттеләр һәм балаларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруның нәтиҗәле алымнары белән уртаклаштылар.