16 март «Ихлас» татар халык театры (Келәш авыл мәдәният йорты, җитәкчесе Галимов Рәшит ) Ульяновск шәһәрендә Бари Тарханов исемендәге X Ачык өлкә татар халык һәм үзешчән театр коллективлары фестивалендә катнашты.
Үзешчәннәр тамашачылар игътибарына драматург Рәдиф Сәгъдинең мелодрамасы буенча куелган «Сынганы беләзек» спектаклен тәкъдим иттеләр. Татар үзешчән театр сәнгатен үстерүдәге, шулай ук Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары өчен коллектив татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ульяновск өлкәсе татар мәдәнияте үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.