16 март көнне Байраш авыл мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган “Терроризм - явызлык” дигән тематик сәгать узды. Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләнде.
Әңгәмә барышында сүз терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе, аның чагылышларына массакүләм кеше корбаннары һәм авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерүе турында барды.