Урюм авыл Мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

14 март көнне Урюм авыл мәдәният йортында "Язгы кәеф" исемле концерт программасында "Умарина" мордва халык фольклор ансамбле һәм Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары башкаруында дәртле биюләр, күңелле җырлар яңгырады.

Авыл халкын һәм кунакларны язның бәйрәме белән Урюм авыл җирлеге башлыгы Алексей Николаевич Абмаев котлады, саулык-сәламәтлек теләде. Бу концертны алып баручы һәр номерны күңел биреп, җылылык белән игълан итте. Авыл халкы һәм кунаклары матур концерт куйган өчен артистларга рәхмәт әйттеләр.

      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International