17 мартта Тәтеш районы хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды. Чара Тәтеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасыймов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең махсус йөкләмәләр буенча инспекторы Игорь Дектярев, район активы, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре башлыклары, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте катнашында узды.