Олы Шәмәк авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

16 март Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проектлары кысаларында «Музыка коралларында уйнау» мастер-классы булып узды.

Чарада мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре катнашты, алар гитараның барлыкка килү тарихы, инструментның төре белән таныштылар. Балалар гитарада уйнарга тырышып карадылар һәм аның ничек яңгыраганын тыңладылар. Мондый шөгыльләр музыка ишетү сәләтен үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләүгә һәм үз-үзеңә ышанычка ярдәм итә. Очрашу бик мавыктыргыч һәм кызыклы рәвештә узды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International