«Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет интернат - мәктәбенең» 8 сыйныф укучылары өчен «рус теле серләре»лингвистик квест - уены үткәрделәр. Уен барышында катнашучылар төрле ярышларда үз көчләрен сынап карый алдылар.
Чарада катнашучыларга җиңел булмады: искергән сүзләрнең мәгънәләрен, кыскартылган сүзләрне һәм палиндромның нәрсә икәнен искә төшерделәр. Мәкальләрне аңлатуда, ребусларны чишүдә үз белемнәребезне күрсәттек, чөнки барлык хаталарны табу һәм төзәтү өчен бик грамоталы булырга, кроссвордны чишү өчен интеллектуал һәм әдәбият сөюче булырга кирәк. Алар үзләренең белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәтә алдылар, шулай ук бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар!