Өстәмә белем бирү үзәгендә 1-11 сыйныф укучылары белән «Татарстан табигатен саклыйк!" республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. 1-11 сыйныф укучылары белән "ЦДО"МБУ үткәргән.
Конкурсның максаты булып, яшь буында экологик фикерләү һәм мәдәният формалаштыру, мәктәп укучыларында Татарстанның табигый байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә кызыксыну уяту иде.
"Татарстан табигатен саклыйк» республика конкурсының муниципаль этабы ике юнәлештә үтте: рәсем конкурсы һәм социаль плакат конкурсы.
Иң яхшы 6 эш республика этабына Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенә җибәрелде.